Бүген, Мөхәррам аеның 5 нче көнендә (30 июньдә), Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә мөгаллимнәр утырышы узды. Җыелыш Татарстан Мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды. Көн кадагындагы мәсьәләләр булып 2024-2025 уку елына нәтиҗәләр чыгару һәм 2026-2026 уку елына планнар торды. Шулай ук укыту программасы, китапханәне яңарту, шәкертләрнең фәнни-гамәли конференцияләрен оештыру һ.б. мәсьәләләр каралды. Мөфти хәзрәтләре мөгаллимнәргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
2024-2025 уку елында “Мөхәммәдия”дә 1216 шәкерт белем алган, 224 белгеч диплом алып чыккан.
Мәдрәсә директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин 2015 елда мәдрәсәдә белем бирүнең бердәм стандартлар кабул ителүен, аның нигезендә нинди предметлар буенча белем бирү һәм кайсы китаплар буенча укыту мәсьәләләре билгеләнгәнлеген әйтте. Ул бүгенге көндә стандартларга үзгәрешләр кертергә һәм, яңа заманча методикалар һәм дәреслекләр нигезендә, гарәп телен өйрәтүне көчәйтергә тәкъдим итте.
Мөфти Камил хәзрәт хәзрәт, үз чиратында, дәреслекләр мәсьәләләре буенча барлык фикерләрне җыеп, Болгар ислам академиясе профессорлары катнашында түгәрәк өстәл утырышы уздырырга кирәк дип белдерде. Эшнең нәтиҗәсе эшче төркеме оештырып, гарәп теле буенча китап язу булырга тиеш дип уйланыла.
Утырышта мәдрәсә китапханәсен яңарту турында да фикерләштеләр. Мөфти хәзрәтләре китаплар сакланышының системасын камилләштерү бурычын куйды һәм фондны тулыландыру кирәклеген белдерде. Ул шулай ук китапларны, электрон форматка күчерү эшен дәвам итеп, алар белән читтән торып белем алучыларны тәэмин итү мәсьәләсен дә карады.
Фикер алышулар вакытында шулай ук курс һәм диплом эшләрен бүгенге көндә өммәттә кызыксындыру тудыра торган темаларга язу, аларның нәтиҗәсе буларак, студентларның фәнни-гамәли конференцияләрен оештыру һәм интернетта фәнни эшләр турында мәгълүмат бирү зарурлыгы да билгеләп үтте.