Бүген, мөхәррам аеның 14нче көнендә (9нчы июльдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның элекке Мөфтие, хәзерге вакытта Казанның “Бишбалта” мәчете имамы Госман хәзрәт Исхакый белән очрашты. Госман хәзрәт Нәзарәт белән 1998-2011нче елларда җитәкчелек итте.
Очрашуда хәзрәтләр уртак башлангычларны тормышка ашыру, Татарстан мөселманнарының казанышлары һәм проблемалары хакында фикер алышты.
Камил хәзрәт кунакка шулай ук Нәзарәтнең проектларын, шул исәптән кулъязма Коръәнне тәкъдим итте – аның өстендә хәзерге вакытта шәех Мәэмүн әр-Рави җитәкчелегендәге белгечләр эшли.