Мөхтәрәм укучыларыбыз, дин кардәшләр!
Без Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Кыйссаларда гыйбрәт бар” мәкаләләр циклын дәвам итәбез. Әлеге язмалар аша Коръән-Кәримнән, пәйгамбәрләребез һәм дин кардәшләребез тормышыннан алынган гыйбрәтле хәлләр, тарихи вакыйгалар белән якынрак танышырга мөмкин. Аларның тормышыннан алынган мисаллар бик күпләрне уйланырга, фикер йөртергә этәрәчәк.
“Кыйссаларда гыйбрәт бар” циклыннан моңа кадәр дөнья күргән мәкаләләр белән биредә танышырга мөмкин.
Кыйссаларда гыйбрәт бар...
Унтугызынчы кыйсса. «ТӘБУК СӘФӘРЕ»
Юл газабы – гүр газабы, диләр. Тәбук сәфәре вакытында да Пәйгамбәребезнең ﷺ армиясе бик зур авырлыклар аша уза. Ләкин сынауларны үтә алганнары өчен, Аллаһы Тәгалә мөселманнарга көрәшсез генә җиңү бирә. Тәбук сәфәре ислам тарихында хәлиткеч әһәмияткә ия, аның нәтиҗәсендә мөселман җирләре киңәя, ә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ өммәте ишәя. Тырышлык – бездән, ә уңыш – Аллаһтан. Әлеге вакыйганың никадәр мөһим икәнлеген Раббыбыз иңдергән берничә аятьтән дә аңлап була.
Разведка дошманның мәкерле ниятен ачыклый
630нчы елда (һиҗри исәп буенча 9нчы елда) Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ җитәкчелегендә Тәбукка бик авыр хәрби сәфәр оештырыла. Ул җәйнең бик эссе, челлә вакытына туры килә. Көйдергән кояш астында мөселманнарга ике ай дәвамында 530 чакрым юл үтәргә туры килә – Табук Мәдинә белән Шам арасында урнашкан. Авыр юлга чыгарга аларны разведкадан килеп ирешкән хәбәр этәрә: Византия императоры гарәп-нәсара кабиләләре белән бергә мөселманнарга каршы 40 мең кешелек гаскәр җыеп мөселманнарга каршы сугышка әзерләнә.
Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ җиһад игълан итә һәм походка чыгу өчен әзерлек башлый. Әзерлекне яшерүнең мәгънәсе булмый: мөселманнарны бик мәшәкатьле юл һәм зур дошман белән авыр көрәш көтә. Шул ук вакытта ислам гаскәрен җыю һәм бөтен кирәкле әйберләрне туплау өчен барлык мөселман кабиләләренә чапкыннар (хәбәрчеләр) җибәрү дә кирәк була.
Походка әзерлек кыенлык белән бара, чөнки үтә нык эсселек халыкны алҗыта, корылык исә азык-төлек җитмәүгә китерә, ә алда уңыш җыю вакыты көтә, аны җыймыйча калдыру һәлакәткә китереп җиткерергә мөмкин. Шуңа күрә мөселманнар гаскәргә бик сүлпән кушылып бара. Әмма бер көнне Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәрнең ﷺ сәхабәләренә кисәтү ясап түбәндәге аятьләрне иңдерә:
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا مَا لَكُمْ إِذَا قِيلَ لَكُمُ انْفِرُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ اثَّاقَلْتُمْ إِلَى الْأَرْضِ ۚ أَرَضِيتُمْ بِالْحَيَاةِ الدُّنْيَا مِنَ الْآخِرَةِ ۚ فَمَا مَتَاعُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا فِي الْآخِرَةِ إِلَّا قَلِيلٌ
إِلَّا تَنْفِرُوا يُعَذِّبْكُمْ عَذَابًا أَلِيمًا وَيَسْتَبْدِلْ قَوْمًا غَيْرَكُمْ وَلَا تَضُرُّوهُ شَيْئًا ۗ وَاللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
“И, иман китерүчеләр! Ни өчен сезгә: “Аллаһ юлында [җиһад өчен Тәбук сәфәренә] чыгыгыз!” – диелгәч, сез җиргә [сеңеп] авышып авырайдыгыз? Әллә сез Ахирәт урынына [якын] дөнья тормышына риза булдыгызмы? Хәлбуки, дөнья тормышы – байлыгы Ахирәт янында бик аз нәрсә. Әгәр чыкмасагыз, Ул сезне тилмерткеч бер газап белән җәзалар һәм сездән башка бер кавемне урыныгызга китерер. Сез исә һични белән дә Аңа зарар итә алмассыз. Аллаһ – һәрнәрсәгә Кодрәтле бит. (“Әт-Тәүбә” сүрәсе, 38-39нчы аятьләр).
Походка әзерлек: иганәчеләр һәм монафикълар
Әлеге аятьләр иңү белән сәхабәләр уянып киткәндәй була: яше вә карты, ирләр вә хатыннар, байлар вә фәкыйрьләр – бөтенесе бертавыштан гаскәр җыю өчен үзенең мал-мөлкәтен тапшыра. Әлеге эштә бер-берсен уздырып, кешеләр алтын-көмешләр, дөяләр алып киләләр, ә кемдер – үзенең бер уч соңгы хөрмәсен китерә... Халык чын-чынлап берләшә! Берничә күркәм мисалга тукталып үтик.
Гомәр ибн Хәттаб (радыйАллаһу ганһү) юмартлык буенча Әбү Бәкерне (радыйАллаһу ганһү) узып китәргә тели, дип хәбәр ителә. Ул армия өчен үзенең мал-мөлкәтенең яртысын фида кыла. Әмма Әбү Бәкерне узып булмый, чөнки ул гаскәр өчен үзенең бар байлыгын бирә. Аллаһның Илчесе ﷺ аннан сорый: “Ий Әбү Бәкер! Син үзеңнең гаиләңә нәрсә калдырдың?” Ул җавап бирә: “Мин аларга Аллаһны һәм Аның Илчесен калдырдым”. Гомәр (радыйАллаһу ганһү), әлеге сүзләрне ишетеп, елап җибәрә һәм болай ди: “Мин беркайчан да һәм берни белән дә Әбу Бәкерне юмартлыкта уза алмаячагымны аңладым”.
Тагын бер хак сәхабә Госман (радыйАллаһу ганһү) поход өчен өч йөз төялгән дөя һәм мең алтын бирә. Бер риваятьтә килгәнчә, үзеннән чыгарган байлыгы белән Госман (радыйАллаһу ганһү) гаскәрнең яртысын тәэмин итә.
Әмма, Ислам тарихында мәгълүм булган башка сугышларга әзерлек вакытындагы кебек үк, Тәбукка сәфәргә әзерләнү чорында да арада монафиклар булуы ачыклана. Алар гаскәрне туплауда катнашмыйлар һәм мөселманнарны Пәйгамбәребезгә ﷺ булышудан читләштерәләр, мондый коточкыч эссе вакытта җиһад белән чыгу акылсызлык һәм гаскәрне югалтуга китерәчәк, дип сугышчыларны котырталар. Ул чагында Аллаһы Тәгалә түбәндәге аятьләрне иңдерә:
فَرِحَ الْمُخَلَّفُونَ بِمَقْعَدِهِمْ خِلَافَ رَسُولِ اللَّهِ وَكَرِهُوا أَنْ يُجَاهِدُوا بِأَمْوَالِهِمْ وَأَنْفُسِهِمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ وَقَالُوا لَا تَنْفِرُوا فِي الْحَرِّ ۗ قُلْ نَارُ جَهَنَّمَ أَشَدُّ حَرًّا ۚ لَوْ كَانُوا يَفْقَهُونَ
“Алар [Тәбук сәфәреннән] калган кешеләр Аллаһның Расүле артында [җиһадка чыкмыйча өйдә] утыруларына сөенде, маллары белән һәм җаннары белән Аллаһ юлында җиһад кылырга авырсындылар һәм [бер-берләренә]: “Бу эсседә [яуга] чыкмагыз!” – диделәр. [Расүлем!] Әйт: “Җәһәннәм уты тагын да эссерәк!” Әгәр [бу хакыйкатьне] аңласалар иде” (“Әт-Тәүбә” сүрәсе, 81нче аять).
Әмма монафикълар һаман үзсүзләнә. Алар мөселман гаскәренә ярдәм итүчеләрне хурлый, аларны риялануда һәм кылануда гаепли. Хәтта армияне әзерләүгә үзеннән бер уч хөрмә җимешен биреп өлеш кертеп катнашырга омтылган Әбү Гакыйль исемле фәкыйрь бер мөселманны монафикълар кимсетә: “Аллаһ синең хөрмә җимешләреңә мохтаҗ түгел. Син аны кешеләрнең “сәдака бирә” дигән мактаулары өчен генә алып килдең”. Шулай итеп, алар үзеннән күп итеп мал чыгаручыларны да, аз гына өлеш кертүчеләрне дә яманлыйлар һәм мыскыл итәләр.
Икейөзлеләрнең буш сүзләре бернинди нәтиҗәгә китерми, шуңа күрә алар Габдуллаһ ибн Үбәй җитәкчелегендә фетнә чыгарырга булалар һәм солдатларны куркуга калдыралар: “Мөхәммәд бөек Византиягә каршы чыгып җиңел фикерли. Аллаһ белән ант итәм, ул һәм аның сәхабәләре дошманның кул астына әсирлеккә төшәчәк”.
Авырлыкларга карамастан, мөселман гаскәре туплана һәм барлык кирәкле әйберләр: корал, хәрби киемнәр, дөяләр, азык-төлек белән тәэмин ителә... Монафикъларның мәкерле уйлары һәм табигать казалары сәхабәләрне таркатмый, ә киресенчә Аллаһ Илчесе ﷺянына тагын да ныграк итеп берләштерә. Мәдинәнең төрле тарафларыннан мөселманнар агыла һәм гаскәр сафларына кушыла. Барлыгы 30 000 сугышчы җыела.
Сәбәпләр уйлап чыгару урынына хәл итү юлларын эзләгез
Тәбукка сәфәр пәнҗешәмбе көнне башлана – бу көнне Аллаһ Илчесенең ﷺ гаскәре юлга кузгала. Бу бик авыр сәфәр була. Атланып утырып бару өчен хайваннар җитми, шуңа күрә сугышчылар дөяләргә чиратлашып утырып баралар. Сәхабәләр хәлне алырлык эссе вакытта нык алҗыйлар һәм сусыйлар. Су җитмәү үзен шулкадәр нык сиздерә ки, хәтта алар үзләре утырып барган дөяләрне чалып, аларның карынындагы суны алып эчәргә мәҗбүр булалар. Шуннары Гомәр (радыйАллаһу ганһү) искә ала: “Сусаудан безнең башлар өзелеп төшәр кебек тоела иде. Кешеләр су эзләп китте һәм берни таба алмыйча кайтты”. Юлда барганда солдатлар коточкыч ачлыктан да интегә: алар бер хөрмә җимешен берничә кешегә бүлеп ашарга мәҗбүр була.
Сусаудан һәм ачлыктан талчыккан Аллаһ Илчесе ﷺ дога кылып ялвара һәм Раббыбыздан яңгыр сорый. Шулчак күк йөзендә болытлар куера һәм алар җиргә яхшы гына итеп яңгыр булып ява. Мөселманнар сусауларын баса, су запасы туплый һәм сәфәрен дәвам итә. Сугышчылар үзләрен нык тотуга да карамастан, алар арый һәм кайберләре гаскәрдән калыша башлый.
Шундыйлар арасында Әбү Зәр әл-Гыйфари (радыйАллаһу ганһү) булган. Аның дөясе хәлсезләнә, шуңа ул дөя өстендәге йөкне ала да, үз җилкәсенә аса һәм юлны гаскәр белән бергә хәлне алырлык эсседә җәяү дәвам итә.
Бернигә дә карамастан, ул Аллаһ Илчесе ﷺ артыннан юлыннан тайпылмый һәм артка чигенү турында башына да китерми. Аллаһның рәхмәте чиксез: Әбү Зәр (радыйАллаһу ганһү) Аның ярдәме белән гаскәрне җәяү куып җитә. Шулчак Пәйгамбәребез ﷺ аңа болай ди: “Ий, Әбү Зәр! Мине куып җитү өчен ясаган һәр адымың өчен Аллаһы Тәгалә синең бер гөнаһыңны гафу итсен”.
Һичшиксез, Әбү Зәр (радыйАллаһу ганһү) – хакыйкый каһарманлык, батырлык һәм сынмас рух үрнәге! Аллаһ юлында ул үзенең алга куйган максатыннан читкә тайпылмый, үзендә ихтыяр көче булдырып, алга бару өчен көч табы. Хәзерге заман дин кардәшләребездән аермалы буларак, эшләмәс өчен сәбәп табу урынына, ул авырлыктан чыгу юлын эзли.
“Әбү Хәйсама, әгәр син килмәгән булсаң, һәлак булыр идең”
Монафикълар да шулай: үзләре генә уйлап тапкан сәбәпләр белән Тәбукка – походка барудан баш тарта. Әмма тылда берничә мөселман да кала. Шуларның берсе – Әбү Хәйсама (радыйАллаһу ганһү). Аның иманында һәм ихласлыгында беркемнең шиге булмый, шуңа да карамастан ул үзенең ваемсызлыгы аркасында сугышка бармыйча кала.
Әбү Хәйсама өендә ике хатыны белән кала. Нинди рәхәт бит: эссе көнне бакча күләгәсендә качып, салкын эчемлекләр белән хатыннарың әзерләгән сый-нигъмәтләрне авыз итеп утыру! Бу хакта уйлап, Әбү Хәйсама Пәйгамбәрне ﷺ искә ала һәм аңа оят булып китә:
– Сүбханаллаһ! Миңа өйдә бакчадагы күләгә астында үземнең уңган-булган, чибәр хатыннарым белән утыру килешә димени, Аллаһның Илчесе ﷺ кыздырган кояшта корал тотып яуга чыкканда?! Аллаһ белән ант итәм, мин аны куып җитмичә торып, үземнең бер хатыным янына да барып утырмаячакмын. Мин хәзер үк юлга чыгам!
Армия ул вакытта төн чыгарга Тәбук чигендә туктаган була. Каравылда торучы сакчылар Пәйгамбәргә ﷺ, хәрәкәт булуын абайлап, кемдер килүен хәбәр итәләр. Ул шундук аңлап ала: бу, һичшиксез, Әбү Хәйсама! Көрәштәшне каршы алып һәм кочаклап, Пәйгамбәр аңа болай ди: “Ий, Әбү Хәйсама! Әгәр син килмәгән булсаң, һәлак булыр идең”.
Көрәшсез җиңү
Менә мөселманнар сугышка әзер булып торалар. Әмма Тәбукка керү белән, алар дошман гаскәрен дә, нинди дә булса сугышка әзерлекне дә күрми. Мөселманнар император Ираклий җитәкчелегендәге Византия сугышчыларын Тәбукта егерме көн буена көтеп ята, әмма күңелләренә курку кергән дошман Аллаһ Илчесенә ﷺ каршы яу чыгарга батырчылык итми. Әлеге авыр походның нәтиҗәсе буларак, Аллаһы Тәгалә византиялеләрне мөселманнарга буйсындыра һәм алардан җизья (салым) алуны җиңәләйтә. Ислам дине тагын да зуррак тизлек белән тарала башлый.
Шул ук вакытта Тәбукка сәфәр Мәдинәдә яшәүчеләрнең чын йөзен ачып бирә, кемнең хакыйкый мөселман, ә кемнең икейөзле булуын күрсәтә. Монафикълар хакында Аллаһы Тәгалә аять иңдерә:
فَلْيَضْحَكُوا قَلِيلًا وَلْيَبْكُوا كَثِيرًا جَزَاءً بِمَا كَانُوا يَكْسِبُونَ
“Кылган нәрсәләре өчен җәза буларак, алар [бу дөньяда] бераз көлсеннәр, [Ахирәттә] күп еласыннар” (“Әт-Тәүбә” сүрәсе, 82нче аять).
Тәбукка сәфәр шулай уза. Бер яктан караганда, ул авырлык белән хак мөселманнарны сыный, икенче яктан – монафикъларны ачып сала, ә өченчедән – өммәтнең көчен күрсәтә. Пәйгамбәргә ﷺ һәм аның сәхабәләренә дошман белән көрәшергә туры килмәсә дә, алар үз-үзләре белән көрәшәләр һәм нәфселәренә каршы зур җиһад белән чыгалар. Нәтиҗәдә үзләрен дә, барлык дошманнарын да җиңәләр.
Тәбукка сәфәр тарихы безгә күп сабаклар бирә. Шуның берсе мондый: сынаулар нинди генә авыр булмасын, адәм баласы көн саен үзенең максатына таба кечкенә генә булса да адымнар белән атласа, Аллаһтан ярдәм һәм җиңү, һичшиксез, киләчәк. Максатлар көч белән түгел, тырышлык һәм сабырлык белән тормышка аша. Һәм бу аеруча дини хезмәткә кагыла.
Камил хәзрәт Сәмигуллин