"Дан" инклюзив спорт комплексында «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды җитәкчелеге спортчылар белән очрашты

27 август 2025 ел 10:49
"Дан" инклюзив спорт комплексында «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды җитәкчелеге спортчылар белән очрашты

«Дан» инклюзив спорт комплексында «Ярдәм-Помощь» ГХФ җитәкчелеге – Татарстан Мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, фонд Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов һәм фонд президенты Илһам Исмәгыйлев спортчылар белән очрашты.

Чара яңа көзге-кышкы күнекмәләр ясау сезоны ачылуга багышланган иде. Чарада «Дан» күпфункцияле инклюзив спорт комплексында даими рәвештә шөгыльләнүче спортчылар, шулай ук аларны озатып йөрүче затлар катнашты. Илдар хәзрәт Баязитов инвалидларны спорт аша тернәкләндерүне фонд эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе дип атады. «Дан» комплексын ачу безнең өчен көтеп алынган вакыйга булды. Ул инвалидларны социаль тернәкләндерүне сыйфатлы итеп оештырырга юл ачты, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дәресләр, танышулар даирәсен киңәйтергә мөмкинлек бирде. Сәламәтлек мәсьәләсе һәрберебез өчен бик мөһим», – диде ул. Очрашуда комплекс директоры Владимир Новиков чыгыш ясады: булачак күнекмәләр сезонын оештыру турында сөйләде.

Үз чиратында электр коляскаларына утырып, футбол уйнаучы «Интегро» командасы вәкиле Павел Кочкарев әлеге спорт төренең үсеш кичерүен билгеләп үтте – хәзерге вакытта мөмкинлекләре чикле булганнар өчен икенче команда формалаша. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге команда Татарстан Республикасы Рәисенең гранты ярдәмендә барлыкка килде.

Чара ахырында Илдар хәзрәт Баязитов катнашучыларны булачак тавыш бирүдә Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына кандидатурасын хупларга өндәде. "Без барыбыз да республикабызның ничек үзгәрүен күрәбез. Бу сүзләр генә түгел – кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен, сыйфатын карагыз: һәр нәрсә үз урынында. Бу безнең җитәкчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Һәм без аларга ярдәм итәргә тиеш!" – дип йомгаклады спикер.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы