Мөфтияттә хәзерге заманда мәчетләр төзүнең төп нигезләре буенча фикер алышу узды

10 июль 2025 ел 16:48
Мөфтияттә хәзерге заманда мәчетләр төзүнең төп нигезләре буенча фикер алышу узды

Бүген, мөхәррам аеның 15нче көнендә (10нчы июльдә), Галиев мәчетендә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасында мәчетләр төзүнең һәм гыйбадәт бүлмәләре булдыруның төп нигезләренә кагылышлы сораулар буенча киңәшмә узды. Әлеге чарада Мөфти урынбасарлары, Нәзарәтнең аксакаллары һәм казыйлар, “Диния Нәзарәте вакыфы” фонды, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре һ.б. катнашты. Түгәрәк өстәлне мөфтият оештырды.

Җыелыш барышында катнашучылар Татарстанда хәзерге мәчетләрне төзүнең төп нигезләре буенча көн кадагындагы сорауларны уртага салып сөйләште. Утырышка килгән белгечләр республикада мәчетләрнең архитектурасы, тышкы кыяфәте (бизәләше), әйләнә-тирәсе, тәэмин ителеше, шулай ук гыйбадәт бүлмәләрен (мүсаллә) булдыру һәм файдалану буенча фикер алышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы