Мөхәррам аеның 15нче көнендә (10нчы июльдә), Әлмәт Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалтучыларга багышлап районкүләм корбан ашы үтте. Әлеге чарада милләтенә һәм диненә бәйсез рәвештә 25тән артык гаилә – тол хатыннар, солдатларның әти-әниләре һәм балалары катнашты. Шулай ук имамнар, аксакаллар, активистлар, волонтерлар, мәчеткә йөрүчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре килде. Алар үзләренең җылы сүзләрен һәм теләкләрен җиткерде. Очрашуны Әлмәт мөхтәсибәте оештырды.
Махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашуда Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова, ТР муниципаль берәмлекләреннән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, “Ватанны саклаучылар” фондының Әлмәт филиалы координаторы Екатерина Кузнецова, “Опора героев” ресурс үзәге активисты Рүзәл Гыйниятуллин һ.б. бар иде.
Күркәм гадәт буенча, очрашу Коръән аятьләре уку белән башланды.
Әлеге чара барышында Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин вәгазь сөйләде һәм үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Аннары һәр гаиләгә бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Шулай ук Мөфти Камил хәзрәт исеменнән Әлмәт мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Мәсхүт хәзрәт Сабировка рәхмәт хаты тапшырылды. Мәсхүт хәзрәт Әлмәт районы мәчетләре арасында гуманитар ярдәм җыю буенча координатор булып тора.
Мәҗлес ахырында дин кардәшләр махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм һәлак булучылар өчен догалар кылды.
Әлмәт мөхтәсибәте әлеге очрашуларны киләчәктә дә үткәрергә ниятли.
Фотосурәтләр: Әлмәт мөхтәсибәте матбугат хезмәте.