Бу көннәрдә Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре делегациясе Катарның вакыфлар министрлыгы оештырган гарәп теле курсларында катнаша. Кичә алар Катар дәүләтенең вакыфлар министры Ганем бен Шаһин әл-Ганем белән очрашты. Татарстан делегациясе республика Мөфтие Камил хәзрәттән олуг сәламнәр җиткерде.
Очрашуда катнашучылар фикер алышты, үз эшчәнлекләре буенча белемнәр һәм тәҗрибәләр белән уртаклашты – бу исә ике як арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.
Министр Ганем бен Шаһин әл-Ганем Татарстанга сәфәрен искә алып үтте – ул “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисадый форумы үткән көннәрдә Болгар ислам академиясендә булды, шулай ук Татарстан Мөфтие исеменнән тантаналы төшке ашта катнашты. Ул ассызыклаганча, аңа Татарстандагы кунакчыллык истә калырлык булган.