Катар министры үзендә Татарстан мәдрәсәләре һәм югары уку йортлары мөгаллимнәрен кабул итте

15 июль 2025 ел 09:54
Катар министры үзендә Татарстан мәдрәсәләре һәм югары уку йортлары мөгаллимнәрен кабул итте

Бу көннәрдә Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре делегациясе Катарның вакыфлар министрлыгы оештырган гарәп теле курсларында катнаша. Кичә алар Катар дәүләтенең вакыфлар министры Ганем бен Шаһин әл-Ганем белән очрашты. Татарстан делегациясе республика Мөфтие Камил хәзрәттән олуг сәламнәр җиткерде.

Очрашуда катнашучылар фикер алышты, үз эшчәнлекләре буенча белемнәр һәм тәҗрибәләр белән уртаклашты – бу исә ике як арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.

Министр Ганем бен Шаһин әл-Ганем Татарстанга сәфәрен искә алып үтте – ул “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисадый форумы үткән көннәрдә Болгар ислам академиясендә булды, шулай ук Татарстан Мөфтие исеменнән тантаналы төшке ашта катнашты. Ул ассызыклаганча, аңа Татарстандагы кунакчыллык истә калырлык булган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы