Татарстанда Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре балаларына ярдәм итү өчен акча җыю игълан ителде

30 июль 2025 ел 09:00
Татарстанда Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре балаларына ярдәм итү өчен акча җыю игълан ителде

Татарстан Диния нәзарәте Казан епархиясе белән берлектә Лисичанск һәм Рубежное (Луганск Халык Республикасы) шәһәрләрендәге балаларга ярдәм йөзеннән акча җыюны игълан итте. Акча балалар өчен азык-төлек, балалар өчен гигиена чаралары, балалар киемнәре һәм җиһазлар сатып алуга тотылачак. Кирәкле әйберләр исемлеге ата-аналарның теләк-тәкъдимнәреннән чыгып төзелде. Хәзрәтләр һәм батюшкалар гуманитар йөкне август уртасында Луганск Халык Республикасына озата барачак.

Барлыгы 210 балага ярдәм кирәк. Аларга памперслар, дымлы тастымаллар, бер тапкыр кулланыла торган пеленкалар; гигиена чаралары (балалар кремы; присыпка; колак чистарту өчен таякчыклар; балалар өчен сыек сабын; шампунь), кер юу порошогы; азык-төлек (боткалар, соклар, боламыклар); кечкенә ванналар һәм олы һәм кече йомышны үтәү өчен чүлмәкләргә ихтыяҗ зур. Шулай ук яңа туган сабыйлар өчен караватлар һәм коляскалар; манежлар; матраслар; мендәрләр; юрганнар; урын-җир кирәк-яраклары; уенчыклар һ.б. кирәк.

Акчаны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җыя. Теләгән һәркем, күрсәтелгән куар-код буенча узып, үз өлешен кертә ала.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы