Мөфти Татарстанда мәчетләр төзегәндә татар милли үзенчәлекләрен саклау буенча таләпләр булдырырга кушты

31 июль 2025 ел 09:00
Мөфти Татарстанда мәчетләр төзегәндә татар милли үзенчәлекләрен саклау буенча таләпләр булдырырга кушты

Казан шәһәренең Галиев мәчетендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә республикада мәчетләр төзүнең концептуаль мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Аерым алганда, Аллаһ йортлары архитектурасында татар милли үзенчәлекләрен саклау турында сөйләштеләр. Җыелыш башында Мөфти хәзрәт хәзерге татар мәчетләренең тышкы яктан милли төсмере әз булуын һәм, гомумән, татар мәчетләренә хас үзенчәлекләрне киң һәм һөнәри җәмәгатьчелектә аңлау юклыгын билгеләп үтте. 1100 елдан артык ислам динен тоткан татар халкының дини корылмалар төзүнең уникаль мәдәниятен торгызырга һәм сакларга кирәк. Ул республикадагы мәчетләрнең үз йөзе булырга һәм проектлаган вакытта теләсә нинди архитектура формаларын: хай-тек, классицизм һ.б.ны тормышка ашырганда, татар милли үзенчәлекләрен сакланырга тиешлеген ассызыклап үтте. «Архитекторларның иҗади эзләнүләрен чикләргә кирәкми, әмма Татарстанда мәчетләр төзүгә, аларның татар милли үзенчәлекләрен саклап, тышкы рәвешенә, эчке бизәлешенә һәм функционалына карата таләпләрне билгеләргә кирәк», – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт һәм документ – билгеләнгән мәсьәләләр буенча Нигезләмә эшләргә кушты. Әлеге документ, Нәзарәтнең киләсе Пленумында расланып, алга таба гамәлгә кертеләчәк дип көтелә. Аннан Мөфти хәзрәтләре очрашуга чакырылган экспертларга, тәкъдимнәрен җиткерү өчен, сүз бирде. 

Җыелышта Мөфти урынбасарлары, Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы Ильяс хәзрәт Җиһаншин, «ТР мөселманнары Диния нәзарәте вакыфы» фонды белгечләре, шулай ук кызыксынган һөнәри җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Алар арасында ТР Рәисе администрациясе  һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре, «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» (ГИСУ) белгече Айнур Гатиятуллин, КДАТУ укытучысы һәм архитектор Айвар Саттаров, «Казанны үстерү институты» оешмасының архитектура бүлеге башлыгы Алексей Москалев һәм башкалар булды.

Беренче чиратта экспертлар бертавыштан Мөфти Камил хәзрәткә шушы башлангыч белән чыкканы өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстандагы барлык мәчет проектларын Диния нәзарәтендә үзәкләштерелгән рәвештә килештерергә кирәк дигән фикер белдерде. Архитекторлар шулай ук мәчетләргә карата техник таләпләрне системага салуны, ислам архитектурасы өлкәсендә норматив-хокукый база эшләүне сорап мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, экспертлар мәчетләр төзү белән намаз укучы, ислам тарихы һәм татар мәдәнияте белән таныш булган мөселманнар шөгыльләнергә тиеш дигән уртак фикергә килде. Ярымай, мөнбәр, михраб, манара, тәһарәтханә һәм мәчетнең башка өлешләре татар-мөселман дини корылмалары архитектурасыннан аерылгысыз булырга һәм милли традицияләр кысаларында ачык күренеп торырга тиешлеге дә билгеләп үтелде.

Киңәшмә барышында әйтелгән фикерләр Диния нәзарәтенең Татарстан Республикасында мәчетләр төзү турында Нигезләмәсен эшләгәндә файдаланылачак, шулай ук гамәлдәге «Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә» дигән документка кертеләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы