25нче сентябрь көнне Мәрҗани мәчетендә XIV Якупов укулары төбәкара конференциясе узачак. Фәнни җыен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты тарафыннан Ислам мәдәниятенә, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырыла.
Ел саен узучы әлеге чара күренекле татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин әһеле, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен яңадан торгызуда башлап йөрүчеләрнең берсе булган Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи, дини һәм иҗади мирасы хакында фикер алышуга юнәлдерелгән. Быел 4нче сентябрьдә Вәлиулла хәзрәтнең тууына 62 ел тулды.
Конференциядә имамнар, Татарстанның дини уку йортлары җитәкчеләре, мәрхүмнең дуслары һәм фикердәшләре, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашачак.
Әлеге чара кысаларында “Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе җиңүчеләрен, шулай ук “Иман” нәшрияты җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен бүләкләү көтелә.
XIV Якупов укулары һиҗри буенча 1447нче елда Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500 еллыгы, Апанай мәчетенә нигез салынуга – 255 ел һәм “Иман” нәшриятының 35 еллыгы кысаларында узачак.
Вәлиулла хәзрәт Якупов үзенең киңкырлы дини эшчәнлеге белән билгеле. Ул педагог та, мәгариф системасы өчен уку әсбапларын нәшер итүче дә, уку-укыту барышын оештыручы да була. Вәлиулла хәзрәт “Иман” нәшриятын оештыра, анда меңләгән тираж белән үз заманы өчен кирәкле мөселман әдәбияты һәм вакытлы матбугат бастырыла. Вәлиулла хәзрәт шулай ук барлык дини уку йортлары өчен стандартлар эшли һәм шуның белән бергә республикадагы дини уку йортларының алга таба эшчәнлеген тәэмин итә.
Якупов укуларына мөселман дини уку йортлары шәкертләре, Апанай мәчете мәхәлләсе вәкилләре чакырыла.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон: +7 987 297-18-42.