Бүген Астанада дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерлары съездында тантаналы рәвештә Россиянең – “Хозур ТВ” һәм Казахстанның “Мунара ТВ” мөселман телеканаллары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Рухи-мәгърифәтчелек телеканаллары Казахстан һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтләре тарафыннан булдырылган.
Үзара хезмәттәшлек турындагы килешүне “Мунара ТВ” генераль директоры Булат Какибаланов һәм Татарстан Мөфтие урынбасары, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин имзалады. Документ телевизион тапшырулар һәм һөнәри тәҗрибә алмашуны күздә тота.
“Хозур ТВ” – Татарстанда һәм Россиядә беренчеләрдән булып тәүлек әйләнәсе дини тапшыруларны халыкка җиткерү концепциясен тормышка ашырган беренче мөселман телеканалы. Ул үз эшчәнлеген 2018нче елдан алып бара. Телеканалның максаты – начар күренешләрдән, радикаль карашлардан һәм әхлаксызлыкка илтә торган фикерләрдән азат булган мәгълүмати киңлек булдыру. Хәзерге вакытта телеканалны Россиянең 13 төбәгендә кабель челтәрләрендә, шулай ук интернет аша карарга мөмкин.
“Мунара ТВ” – танып белү программаларын трансляцияләүче дини-агарту каналы. Аның тапшыруларын Казахстанда һ.б. төбәкләрдә спутник һәм ID-канал ярдәмендә карарга мөмкин. Канал 4 елдан артык эшли. Хәзерге вакытта телевидение командасы яңа сезонга әзерләнә.