Казахстан Президенты Татарстан Мөфтиенә бүләк тапшырды

17 сентябрь 2025 ел 11:32
Казахстан Президенты Татарстан Мөфтиенә бүләк тапшырды

Бүген Астанада дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерларының VIII Съезды барышында Казахстан Республикасы бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Ил Президенты Касым-Жомарт Токаев динара тынычлыкны һәм җәмгыятьтә татулыкны саклауга зур өлеш керткән шәхесләрне бүләкләп узды. Президент кулыннан Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерлары Съездының мактаулы медален алды. Бу бүләк дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерларына, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләренә динара багланышларны ныгытуга керткән зур хезмәтләре өчен бирелә.

Көмештән эшләнгән 925 пробалы медальдә дуслык һәм бердәмлекне символлаштыручы Астанадагы Тынычлык һәм Татулык Сарае һәм Казахстанның әһәмиятле символларының берсе булган “Астана-Байтерек” монументы сурәтләнгән. Медаль 2017нче елда гамәлгә кертелгән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы