Мөфти Камил хәзрәт эш сәфәре белән Түбән Камада булды

20 сентябрь 2025 ел 18:58
Мөфти Камил хәзрәт эш сәфәре белән Түбән Камада булды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 28нче көнендә (20нче сентябрьдә), Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Түбән Камада булды. Биредә ул “Тәхфиз” пансионаты проекты белән танышты. Презентациягә башка кунаклар да килде: РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, дөньякүләм танылган мөселман галиме, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави, Казанның “Зәңгәр” мәчете имам-хатыйбы Рушан хәзрәт Садретдинов һ.б. Шулай ук якын-тирә районнарның мөхтәсибләре, аксакаллар, имамнар, абыстайлар, хәйриячеләр һәм шәһәр халкы җыелды.

Түбән Камага кунаклар килү хөрмәтенә бүген Мәүлид тә узды: биредә балалар чыгыш ясады, Коръән укылды, нәшидләр әйтелде. Әлеге чара һиҗри исәп буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ
1500 еллыгы кысаларында, шулай ук Түбән Кама шәһәре көне уңаеннан оештырылды.

Моннан тыш, Мөфти Камил хәзрәт Түбән Каманың “Ак каен” мәчете төзелеше барышы белән танышты. Бүгенге көндә бинаны тышлау эшләре төгәлләнгән.

Фотосурәтләр: Түбән Кама мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы