Бүген, рабигыль-ахыр аеның 3 нче көнендә (25 сентябрь), Яшел Үзән шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган күчмә республика семинары узды. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды ярдәмендә оештырды.
Семинар диалог, мөһим белемнәр алу һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору мәйданчыгы булып хезмәт итте.
Семинарда мәчет имамнары, республиканың актив яшьләре, Ислам һәм православие уку йортлары студентлары - барлыгы 180 кеше катнашты. Аларны Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нигъмәтуллин Динар Азат улы, Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин һәм рус православие чиркәвенең миссионерлык бүлеге башлыгы Ермолин Александр Викторович сәламләде.
Тыңлаучылар алдында тарих фәннәре кандидаты, доцент, КИУның дини дисциплиналар кафедрасы мөдире; БИАның дини-гуманитар дисциплиналар кафедрасы укытучысы һәм теология кафедрасы доценты Дамир (Сәид) Шаһавиев лекция белән чыгыш ясады. Семинарда катнашучыларга шулай ук террорчылык һәм аның нәтиҗәләре турында "Хозур ТВ" эшләп чыгарган видеоролик тәкъдим ителде, анда тынычлык дине булган исламның террорчылыкка бернинди катнашы юклыгы билгеләп үтелде. Аннан Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин «Төзәлми торган яра» темага чыгыш ясады, ул 2021 елда Казанның 175 нче гимназиясендә булган террор акты нәтиҗәләре – фаҗиганең үз гаиләсендә ничек чагылыш табуы турында сөйләде. Семинар Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече Данис хәзрәт Баһаветдинов җитәкчелегендә тәнкыйди фикерләү булдыру буенча гамәли тренинг белән тәмамланды.
Семинарда катнашучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йорты әзерләп чыгарган "Тынычлык һәм иминлек" дигән брошюра тараттылар.