Казый, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендә Татарстан мөфтияте делегациясе махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга чираттагы гуманитар йөк илтеп кайтты. Хәрби часть командованиясе заявкалары буенча Татарстан мөселманнары туплаган әйберләр турыдан-туры “Батыр” һәм “Алга” батальоннары хәрбиләренә, шулай ук фронттагы 3 госпитальгә тапшырылды. Сугышчыларның үтенечләрен исәпкә алып түбәндәге әйберләр алып барылды: ике мотоцикл, азык-төлек һәм су йөртүче ике квадрокоптер, санитар машинага сигез көпчәк, яу кырыннан җәрәхәт алучыларны күчерү өчен моноколесо, электр станциясе, повербанклар, маскировка челтәрләре, шулай ук томалап пешерелгән ит, чәк-чәк, тиз әзерләнүче ашлар, токмач, тәм-томнар, дарулар, дини китаплар. Әлеге йөкне җыюда Татарстанның көньяк-көнчыгыш казыяте мөселманнары, шулай ук Арча, Әлмәт, Саба һәм Буа мөхтәсибәтләре, “Ярдәм-Помощь” һәм “Ценим жизнь” хәйрия фондлары, “Амира” кибете, “Алтын групп” һәм “АртСтрой” төзелеш компанияләре һәм Казанда, Самарада эшләүче башка эшмәкәрләр катнашты.
Әлеге сәфәрнең мөһим өлеше булып ике җир асты мәчете ачылышы торды: ул “Алга” батальонының 72нче бригадасында һәм “Батыр” батальонының 35нче бригадасында. Аны төзү башында бригада командованиесе, әлеге батальоннарда хезмәт итүче Нәзарәтнең полк имамнары Руслан хәзрәт Әгъмәлов һәм Мөхәммәд хәзрәт Хәйруллаев, мөселман сугышчылары торды.
72нче бригада мәчете җир астында 100 метр тирәнлектә урнашкан һәм аның мәйданы – 9 квадрат метр. Анда берьюлы унга якын кеше намаз укый ала. 35нче бригада мәчете 30 квадрат метрны тәшкил итә һәм берьюлы 30га якын кешене сыйдыра. Ике мәчет тә мөселман сугышчылары көче белән җиткерелгән. Татарстаннан хәзрәтләр килешкә “Батыр” батальонының алгы сызыгында Ватанны саклап һәлак булганнар истәлегенә Коръән ашы үткәрелде.
Моннан тыш, командировка барышында Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәтнең боерыгы һәм Луганск Халык Республикасы Мөфтие Мөхәммәд-Исмаил хәзрәт Гамбаровның хәер-фатыйхасы белән Марат хәзрәт Мәрданшин Луганск шәһәренең Үзәк мәчетендә җомга намазы үткәрде. Ул мәхәллә халкына Мәүлид аеның фазыйләтләре һәм һиҗри исәп буенча Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең 1500 еллыгы, шулай ук Ватанны саклау бурычы турында сөйләде. Ә кич белән хәзрәтләр Антрацит шәһәрендә җирле татарлар тарафыннан оештырылган Мәүлидтә катнашты.
Махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар һәм җирле халык Татарстан мөселманнарына, Нәзарәткә һәм шәхсән Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга гуманитар йөк һәм рухи ярдәм өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Моңа чаклы – 2025нче елның гыйнварында фронтта Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Батыр” батальоны хәрбиләре өчен блиндаж мәчет ачты, ә апрель аенда шундый ук мәчет 90нчы танк дивизиясенең 80нче полкында ачылды. Моннан тыш, Мөфти башлангычы белән “Батыр”, “Алга” һәм “Тимер” батальоны солдатлары өчен өч мобиль мәчет җибәрелде – алар битараф булмаган кешеләрдән җыелган хәйрия акчалары хисабына сатып алынды һәм җиһазландырылды.