РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе вәкилләре Республика клиник хастаханәсе каршындагы госпитальгә махсус хәрби операциядә яраланган сугышчылар янына барды һәм аларга 60 хәләл азык-төлек җыелмасы тапшырды.
Хәйрия акциясендә РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов, Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы "Әбүгалисина" мәчете имамы Рәшит хәзрәт Сибгатуллин, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең башкарма директоры Алмаз Даутов, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең Хәйрия фонды җитәкчесе Радель Валькаев һәм башкалар катнашты.
Мондагы госпитальдә Казан, Пермь, Екатеринбург, Самара, Түбән Новгородтан сугышчылар дәвалана һәм тернәкләнү уза. РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе вәкилләре һәм "Әбүгалисина" мәчете имамы, сугышчылар янына даими килеп, аларга хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтә. Айдар Шаһимәрдәнов сүзләренчә, сугышчылар өчен аралашу һәм рухи ярдәм аеруча мөһим.
Азык-төлек җыелмаларыннан тыш, хәрбиләргә шулай ук "Әбүгалисина" мәчете имамы Рәшит хәзрәт Сибгатуллин тәрҗемә иткән “Атадан - улына үгет-нәсыйхәт” дигән китаплар өләштеләр. Рәшит хәзрәт сугышчыларга мәчет ишекләренең теләсә кайсы вакытта ачык булуын искәртте.
Ассоциациянең хәйрия фонды, МХО башланганнан шулай ук алгы сызыктагы сугышчыларга да ярдәм күрсәтә: аларга ягулык, аккумуляторлар, кием-салым, башка кирәк-яраклар җибәрде.
Чара азагында госпиталь хезмәткәрләре РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә сугышчыларга күрсәткән ярдәме һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде.
РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе матбугат хезмәте материаллары буенча.