Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 11 нче көнендә (3 октябрь) Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә тантаналы рәвештә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан Республикасы Мөфтие Камил Сәмигуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мөфти Рушан Аббясов, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, Катар Дәүләтенең Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы, шулай ук ТР Дәүләт Советы вәкилләре, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре, журналистлар һәм шәкертләр катнашты.
Проектны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Катар Дәүләтенең Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы оештырды. Казанда күргәзмәне уздыруда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте ярдәм күрсәтә.
Күргәзмәне Изге Коръән аятьләрен укып шәех Мәэмүн әр-Рави (ул Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, Фарсы култыгы илләрендә Коръән буенча бәйгеләрдә баш хөкемдар һәм жюри рәисе, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы) ачып җибәрде.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин, күргәзмәгә килүчеләрне һәм кунакларны сәламләп, Казанның Россиядә Коръәнне өйрәнү үзәге булып торуын билгеләп үтте. “Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда Расм-Госмани буенча Коръән беренче булып Казанда 1803 елда дөнья күрә. Шул нисбәттән, китапларыбызда “Коръән Һиҗазда иңгән, Мисырда укылган, Истанбулда язылган, беренче тапкыр Казанда басылган” дигән гыйбарә бар. Бу – безнең өчен дан – тарихи мирасны онытырга ярамый”, – диде хәзрәт. «Коръән дөньясы» халыкара күргәзмәсен оештыру хөрмәтенә ул Рушан хәзрәт Аббясовка 1803 елгы репринт «Казан басмасы»н бүләк итте һәм китап әлеге экспозициядә үз урынын табар дигән өмет белдерде. Мөфти хәзрәт шулай ук әлеге күргәзмәне оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм җәмәгатьчелекне кызыклы экспозицияне карарга чакырды.
Марат Илшат улы Гатин кунакларны "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме исеменнән сәламләде һәм аның Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә инде 20 ел дәвамында илебезнең ислам дөньясы илләре белән элемтәләрен үстерүгә, ныгытуга һәм киңәйтүгә үз өлешен кертүен билгеләп үтте. "Бүген бу күргәзмәне без Катар Дәүләтеннән партнерларыбыз белән берлектә ачабыз һәм аларның бу күргәзмәдә актив катнашуы өчен – аерым рәхмәт", – диде ул. Марат Илшат улы Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан Диния нәзарәтенә – теләктәшлек өчен, шулай ук Рушан хәзрәт Аббясов аша РФ мөселманнары Диния нәзарәтенә әлеге башлангыч һәм зур проектны гамәлгә ашырган өчен аерым рәхмәт белдерде. Илшат Гатин Стратегик күзаллау төркеменең мондый проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүен һәм киләчәктә уртак башлангычларны гамәлгә ашыру өчен һәрвакыт ачык булуын ассызыклап үтте.
Рушан хәзрәт Аббясов, ачылыш тантанасында чыгыш ясап, Россиянең баш Мөфтие Равил хәзрәт Гайнетдинның сәламләү сүзләрен җиткерде һәм Камил хәзрәт Сәмигуллинга – теләктәшлеге өчен, ә кунакларга һәм ММЧ вәкилләренә – уникаль күргәзмәгә карата зур кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Аннары ул әлеге проектның барлыкка килү һәм үсеше тарихы белән таныштырып үтте. Әйтик, узган ел Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узган күргәзмә уңай хисләр уяткан һәм төбәкләрдә кызыксыну тудырган. Быел ул төбәкара дәрәҗәгә чыкты: экспозиция Мәскәү, Саратов һәм Саранск шәһәрләрендә күрсәтелде, ахырда Казанга килде. "Монда безнең яшьләргә дә, өлкән буынга да кызык булачак. Чөнки виртуаль чынбарлыкта Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ заманындагы Кәгъбәне күрергә, хәтта аның эченә кереп карарга мөмкинлек бар", – дип билгеләп үтте ул, боларның барысының да кызыклы булуын ассызыклап. Ул күргәзмәне рәхәтләнеп карарга, мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тупларга һәм, интерактивта катнашып, кыйммәтле бүләкләр алырга өндәде.
«Коръән дөньясы» – күргәзмә генә түгел, ул тарихны, рухи дөнья һәм заманча технологияләрне берләштерүче зур мәгърифәтчелек проекты. Ул изге Коръәнгә кагылышлы бай мирас белән танышырга, аның буыннар һәм мәдәниятләрне берләштерүен күрергә һәм бөтен кешелек өчен мәңгелек әһәмиятен тоярга мөмкинлек бирә.
«Коръән дөньясы» күргәзмәсе – ислам дөньясына тәрәзә, һәм шул ук вакытта халыклар арасында дуслык күпере дә булып тора. Ул тынычлык, мәрхәмәтлелек һәм кешегә хөрмәт кебек универсаль кыйммәтләрне ассызыклап күрсәтә. Алар, дин һәм мәдәниятенә карамастан, һәркемгә аңлаешлы. Шул ук вакытта проект рухи дипломатия үрнәге булып тора: ул Россия-Катар хезмәттәшлеге аша үзара аңлашуны ныгыта, мәдәни багланышларны үстерә һәм нәкъ менә иман һәм үзара хөрмәт кыйммәтләренә нигезләнгән халык дипломатиясенең йөрәкләрне һәм җәмгыятьне якынайтырга сәләтле икәнлеген күрсәтә.
Күргәзмәнең төп экспозициясе Изге Коръәннең иңдерелүе һәм сакланышы турында сөйли: ул Мөхәммәд Пәйгамбәргә ﷺ килгән беренче вәхидән алып заманча басма һәм санлы басмаларга кадәр колачлый. Күргәзмәгә килүчеләр борынгы язу ысуллары, телдән тапшыру һәм беренче язучыларның эше, Коръәннең Россиядә һәм дөньяда басылу тарихы, шулай ук аның кешелеккә универсаль юллама булуы турында беләчәк.
Кунаклар, төп экспозициядән тыш, интерактив мәйданчыкларда да була алачак:
- Виртуаль чынбарлыкка чуму – Пәйгамбәр заманындагы Мәккә һәм Мәдинәгә сәяхәт.
- Гарәп каллиграфиясе остаханәсе – күркәм язу сәнгате белән танышу.
- Гарәп әлифбасы дәресләре – Коръән телен өйрәнүдә беренче адымнар.
- «Әл-Фатиха» сүрәсен уку – Коръәннең төп сүрәсен ишетү һәм сөйләү мөмкинлеге.
- Балалар дөньясы – яшь кунаклар өчен уен һәм белем бирү зонасы.
- Бүләкләр – кызыклы һәм файдалы бүләкләр.
4-6 октябрьдә күргәзмә мәйданчыгында Россия һәм Катар режиссерларының Ислам мәдәнияте һәм рухи кыйммәтләргә багышланган документаль һәм нәфис фильмнары күрсәтеләчәк. Кинотасмаларның бер өлеше «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале программасында тәкъдим ителде.
Күргәзмә 4-6 октябрь көннәрендә иртәнге сәгать уннан (10:00) кичке алтыга кадәр (18:00) эшли.