Чирмешән районының Үзәк мәчете янында тантаналы рәвештә Салкын чишмә ачылды. Ачылышта Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның "Мәрҗани" мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Ибраһимов, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, иганәчеләр һәм районның Үзәк мәчете мәхәлләсе кешеләре катнашты.
Равил хәзрәт Зөфәров, чарада катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, садакаи-җәриянең әһәмияте турында сөйләде, кешеләргә һәм хайваннарга су эчертүнең иң хәерлесе булуын әйтте, бу изге эштә катнашучыларга рәхмәтен белдерде.
Чирмешән районының Үзәк мәчете янындагы “Салкын чишмә" проекты район хакимияте, иганәчеләр һәм битараф булмаган мөселманнар ярдәме белән тәүге тапкыр тормышка ашырылды, алга таба башка авылларда да көтелә.
Фоторәсемнәр: Чирмешән мөхтәсибәте.