Бүген, рабигыль-ахыр аеның 30нчы көнендә (22нче октябрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Әлмәт мөхтәсибәтенә килде.
Биредә ул шәһәрнең Үзәк мәчетендә һәм Әлмәт мәдрәсәсендә булды, шулай ук мөхтәсибәт җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде. Очрашуда катнашучылар мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка мөһим мәсьәләләр, аеруча махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча фикер алышты. Октябрь башында Әлмәт районы мәчетләре активистлары һәм мәхәллә халкы махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга гуманитар посылкалар әзерләде. Мөфти Камил хәзрәт әлеге акциядә катнашучыларга рәхмәтен белдерде.
Әлмәт Үзәк мәчетендә Мөфти Камил хәзрәткә мөхтәсибәтнең белем бирү һәм мәгърифәтчелек башлангычларын тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, аңа Әлмәт мәдрәсәсенең яңа бинасын күрсәттеләр – биредә шәкертләргә белем бирү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча шактый зур хезмәт куелган. Мөфти башкарылган эшләргә югары бәя бирде.