Җөмәдәл-ахыр аеның 20нче көнендә (10нчы декабрьдә) Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин «Хокук һәм хәят – Право и жизнь в Татарстане» журналының редакция советы утырышында катнашты. Җыелыш ТР Фәннәр академиясе бинасында Татарстан Республикасы Прокуроры Альберт Суяргулов рәислегендә узды. Утырыш эшендә хакимият органнары, прокуратура, судлар, хокук саклау органнары, югары уку йортлары һәм башка ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Редакция советы әгъзалары Татарстан халкын хокукый һәм рухи мәгърифәтчелек кысаларында ведомствоара хезмәттәшлек һәм багланышлар хакында фикер алышты.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге һәм Татарстан мөселманнары тормышы турында татар телендә мәкаләләр даими рәвештә «Хокук һәм хәят – Право и жизнь в Татарстане» журналында басылып чыга һәм дин кардәшләрне көнүзәк мәсьәләләр белән таныштыра.
Фотосурәтләр: ТР Прокуратурасы.

















