Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чувашия Республикасының Козловка шәһәрендәге хатын-кызлар өчен 5 нче төзәтү колониясендә булды. Җәзага тартылганнар белән шулай ук Чувашия Мөфтие Ильяс хәзрәт Сафиянов, Мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Нәзарәтнең Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән хезмәттәшлек координаторы, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте Иҗтимагый советы әгъзасы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, “Ярдәм – Помощь” гомуммилләт хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев һәм башкалар очрашты.
Сәфәр барышында кунаклар колониядәге шартлар белән танышты, намаз бүлмәсен һәм китапханәне карады.
Камил хәзрәт җәзага тартылганнар белән күрешеп сөйләште. Исламның төп кыйммәтләрен, төп дини йолаларны аңлатты. Тәүбәгә килү мөһимлеге һәм Аллаһы Тәгаләнең кичерү мөмкинлеге хакында вәгазь сөйләде. Рухи яктан нык, әхлаклы булырга һәм тормыш авырлыкларына бирешмәскә чакырды. Мөфти белән очрашу җәза үтүче хатын-кызларда зур кызыксыну уятты. Аларның күпсанлы сораулары төрмәдә дин тотуга кагылышлы иде.
Чувашиянең Козловка шәһәрендә хатын-кызлар өчен 5 нче төзәтү колониясендә Татарстаннан берничә дистә хатын-кыз җәза вакытын үтә.






