Бүген, шәгъбан аеның 3 нче көнендә (22 гыйнварда), Тукай районының Иске Абдул авылында Тукай мөхтәсибәте имамнары җыелышы узды.
Очрашу Изге Коръән укудан һәм җәмәгать белән дога кылудан башланды. Аннары Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов имамнарга Шәгъбан ае һәм Бәраәт кичәсе фазыйләтләренә, шулай ук мөбарәк Рамазан аена әзерләнүгә багышланган үгет-нәсыйхәт белән чыкты.
Җыелышта башкарылган эшләргә йомгак ясалды, шулай ук якын киләчәккә планнар корылды һәм бурычлар билгеләнде.
Тукай мөхтәсибәте мәхәлләләренең Рамазан аендагы эшчәнлегенә аерым игътибар бирелде. Инсаф хәзрәт имамнарга Татарстан Диния нәзарәте Казыйлар шурасының зәкят нисабы турындагы карарын, шулай ук фитр һәм фидия сәдакалары күләме турындагы мәгълүматны җиткерде.
Аннары Тукай районы имамнары делегациясе "Гиндукуш" сугышчан дан музеенда экскурсиядә булды.
Фоторәсемнәр: Тукай мөхтәсибәте.











