Диния нәзарәте Балык Бистәсендә мөселманнарны "Гыйлем мәҗлесләре"нә җыя

29 гыйнвар 2026 ел 11:12
Диния нәзарәте Балык Бистәсендә мөселманнарны "Гыйлем мәҗлесләре"нә җыя

Шәгъбан аеның 20 нче көнендә (8 февраль) Балык Бистәсендә хәзрәтләр “Гыйлем мәҗлесләре”ндә халык белән очраша. Чираттагы очрашуда, Балык Бистәсе халкы гына түгел, Лаеш, Питрәч, Мамадыш, Алексеевск һәм Чистай районнарыннан да мөселманнар да катнашыр дип көтелә.

Очрашу Татарстан Диния нәзарәтенең дәгвәт бүлеге тарафыннан оештырыла һәм Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәнең Мәдәният йортында уза.

Мөфтият вәкилләре очрашуда мөселманнарга мөбарәк Рамазан ае, Кадер кичәсе фазыйләтләре, шулай ук ураза тоту, гыйбадәт кылу, Изге Коръәнне өйрәнү һәм укуның мөһимлеге турында сөйләячәк. Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, Саба районы мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары Алмаз хәзрәт Галимҗанов, Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча комитеты урынбасары Салих хәзрәт Патеев, Мөфтиятнең дәгвәт бүлеге башлыгы Ленар хәзрәт Хамматов, шулай ук мәшһүр вәгазьче Мөхәммәдрәсүл Гимбатов халыктан килгән сорауларга җавап бирәчәк. Аларны, башлыча, гаилә мөнәсәбәтләре, балалар тәрбияләү, дини вазифаларны үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындыра.

“Гыйлем мәҗлесләре”нә рәхим итегез!  Очрашу Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәдә Ленин урамы, 83г йорт адресы буенча урнашкан Мәдәният йортында иртәнге сәгать тугызда (09:00) башлана.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы