Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Оман Солтанлыгына эш сәфәре кыла.
Делегация Оманның OMNEX 2026 Халыкара сәүдә күргәзмәсендә катнашу өчен килде, ул бүген ил башкаласы Маскат шәһәрендә ачылды.
Оманга рәсми сәфәре барышында Рәис Оман министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән күп кенә эшлекле очрашулар уздыра. Шулай итеп, бүген Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгының дин эшләре һәм вакыфлар министры шәех Мөхәммәд бин Сәид Әл Мәмәри белән очрашты. Очрашуда шулай ук Камил хәзрәт тә катнашты: ул министрга Мәрҗанинең алты томлык хезмәтен һәм яңартылган "Казан басмасы"н бүләк итте.
Министр 2025 елның ноябрендә Казанга килгән иде, Камил хәзрәт аны "Мәрҗани" мәчетендә кабул итте. Ул кунакка татар-мөселман мәдәнияте һәм Диния нәзарәтенең хәзерге казанышлары, аерым алганда, Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге хезмәтләре турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында министрның Татарстанга сәфәре йомгаклары буенча дин эшләре һәм вакыфлар министрлыгы белән хезмәттәшлек буенча «юл картасы»н булдыру эше башлануын, моннан тыш, эшче төркем төзелүен хәбәр итте. Һәм Татарстанның министрлык белән - республика имамнары өчен гарәп теле буенча курслар оештыру һәм Оман Солтанлыгында һәм Татарстан Республикасында оештырыла торган халыкара һәм фәнни чараларда катнашу, шулай ук Оманның изге Коръән басмаларын тикшерүче комиссиясе белән кулъязма Казан Коръәнен тикшерү һәм экспертлар белән эшләү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләвен ассызыклап үтте.





