Буа мәдрәсәсендә балаларга бәйрәм үткәрделәр

02 июнь 2016 ел 10:43
Буа мәдрәсәсендә балаларга бәйрәм үткәрделәр

1 июнь көнне Буа мәдрәсәсендә Бөтендөнья балалар яклау көне уңаеннан һәм Изге Рамазан аен каршы алу хөрмәтенә зур бәйрәм оештырылды. Бу чарада балалар, әти-әниләр һәм махсус кунаклар катнашты. Мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов Исламда бала тәрбиясе хакында вәгазь сөйләде. Пәйгамбәребезнең: “Балаларга юмарт булыгыз һәм аларны иң күркәм рәвештә тәрбияләгез” дигән хәдисен искә төшерде.

Бәйрәмгә ата-аналар буш килмәде, аларга Аллаһының рәхмәте булсын. Өлкәннәр үзләре белән тәмле күчтәнәчләр алып килгәннәр иде. Шәхси эшмәкәр, 3 бала анасы Алсу Җәләлова балаларга уйнарга батут куйды. Мәдрәсә мөгаллимнәре балалар өчен уеннар оештырып бүләкләр тапшырды. Чара мул табын артында догалар кылынып тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы