1 июнь көнне Буа мәдрәсәсендә Бөтендөнья балалар яклау көне уңаеннан һәм Изге Рамазан аен каршы алу хөрмәтенә зур бәйрәм оештырылды. Бу чарада балалар, әти-әниләр һәм махсус кунаклар катнашты. Мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов Исламда бала тәрбиясе хакында вәгазь сөйләде. Пәйгамбәребезнең: “Балаларга юмарт булыгыз һәм аларны иң күркәм рәвештә тәрбияләгез” дигән хәдисен искә төшерде.
Бәйрәмгә ата-аналар буш килмәде, аларга Аллаһының рәхмәте булсын. Өлкәннәр үзләре белән тәмле күчтәнәчләр алып килгәннәр иде. Шәхси эшмәкәр, 3 бала анасы Алсу Җәләлова балаларга уйнарга батут куйды. Мәдрәсә мөгаллимнәре балалар өчен уеннар оештырып бүләкләр тапшырды. Чара мул табын артында догалар кылынып тәмамланды.




