Мөфти “Коръән йорты” музеенда булды

02 июнь 2016 ел 10:19
Мөфти  “Коръән йорты” музеенда булды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәһрәйн Корольлегенә эшлекле сәфәре кысаларында дөньякүләм танылган “Коръән йорты” музеенда булды. Әлеге уникаль урын белән мөфтине музейга нигез салган доктор Әбдел-Латыйф Җассим Кану таныштырды. Музей дирекоры Әшрәф Әл-Әнсәри исә Камил хәзрәткә әлеге музей комплексын булдыру тарихы турында сөйләде. Камил хәзрәт, шулай ук,  Россиянең Бәхрәйндәге вәкаләтле илчесе Вагыйф Гәрәев белән очрашты.

“Коръән йорты” музее 1990 елда Бәһрәйн халкынының хәер акчасына төзелгән һәм ул дөнья күләмендә иң танылган ислам музей комплексы санала. Әлеге музей комплексында барлыгы ун күргәзмә залы, мәчете, китапханә, аудитория һәм мәдрәсә бар. Китапханәсендә 50000 нән артык төрле телләрдәге китап саклана. Биредә хиҗри ел исәбенең беренче гасырларына караган кульязма Коръәннәрдән башлап, төрле тарихи чорларда таралган Изге китаплар тупланган. Иран, Кытай, Һиндстан, Мисыр, Африка илләреннән китерелгән Изге Китап нөсхәләре, дини хезмәтләр җыелган. Шулай ук биредә мөселманнар тормышын чагылдырган пыяла, агач эшләнмәләр, кыйммәтле ташлардан ясалган тарихи экспонатлар бар.

 “Коръән йорты” музеенда ислам тарихы ядкарьләре, тарихи кулъязмаларның күбесе Кануның шәхси коллекциясеннән.

Шунысы да мәгълүм булды, директор әйтүенә караганда, музейда Казанда патша заманнарында басылган Изге Коръән дә саклана.

Музейда үткән очрашу вакытында Камил хәзрәт Татарстанда “Казан басмасы”ның яңа нөсхәсе нәшер ителәчәге хакында җиткерде. Шулай ук ул “Казан басмасы” тарихы турында сөйләде. Моннан тыш Татарстанда, Болгарда иң зур басма Коръән саклануы һәм биредә Болгар ислам академиясе төзелүе турында әйтте. 

  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы