22 июньдә “Kazan-Arena” стадионында уздырылачак IV Республика ифтарында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны дога белән искә алачаклар. Бу хакта бүген “Татар-информ” үткәргән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.
Башта республика ифтары көне 22 июньгә очраклы рәвештә билгеләнгән булган. Әмма соңрак аның Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көнгә туры килүе турында искә төшергәннәр.
“Һичшиксез, ифтарда Бөек Ватан сугышында һәлак булган ата-бабаларыбызны искә алып, алар рухына дога кылачакбыз. Гомумән, ифтарны күңел ачу чарасы буларак кабул итәргә кирәкми”, – дип билгеләп үтте Татарстан мөфтие. Ул IV Республика ифтары программасы турында сөйләде. Ифтарга килүчеләрне стадионга сәгать кичке 6дан кертә башлыйлар. Чараның мәдәни программасы 7дә башлана. Ифтарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм башка мөхтәрәм дин әһелләренең вәгазьләр сөйләве көтелә. Шулай ук Коръән аятьләре укылып, догалар кылыначагы, мөнәҗәтләр әйтеләчәге билгеле. Соңгыларын Филүс Каһиров, Илгиз Шәйхразиев, Ильяс Халиков һәм башка күренекле шәхесләр башкарачак.
Боларның барысы да намазга кадәр була. Шуннан соң стадион кырында җәмәгать намазы укылыр, аннары ифтар кылыныр дип көтелә.
“Татар-информ”, Ләйсән Исхакова



