Республика ифтарында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар рухына дога кылыначак

20 июнь 2016 ел 14:18
Республика ифтарында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар рухына дога кылыначак

 22 июньдә “Kazan-Arena” стадионында уздырылачак IV Республика ифтарында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны дога белән искә алачаклар. Бу хакта бүген “Татар-информ” үткәргән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Башта республика ифтары көне 22 июньгә очраклы рәвештә билгеләнгән булган. Әмма соңрак аның Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көнгә туры килүе турында искә төшергәннәр.

“Һичшиксез, ифтарда Бөек Ватан сугышында һәлак булган ата-бабаларыбызны искә алып, алар рухына дога кылачакбыз. Гомумән, ифтарны күңел ачу чарасы буларак кабул итәргә кирәкми”, – дип билгеләп үтте Татарстан мөфтие. Ул IV Республика ифтары программасы турында сөйләде. Ифтарга килүчеләрне стадионга сәгать кичке 6дан кертә башлыйлар. Чараның мәдәни программасы 7дә башлана. Ифтарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм башка мөхтәрәм дин әһелләренең вәгазьләр сөйләве көтелә. Шулай ук Коръән аятьләре укылып, догалар кылыначагы, мөнәҗәтләр әйтеләчәге билгеле. Соңгыларын Филүс Каһиров, Илгиз Шәйхразиев, Ильяс Халиков һәм башка күренекле шәхесләр башкарачак.

Боларның барысы да намазга кадәр була. Шуннан соң стадион кырында җәмәгать намазы укылыр, аннары ифтар кылыныр дип көтелә.

 “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы