Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасы чыгу уңаеннан матбугат очрашуына чакырабыз!

02 август 2016 ел 20:51
Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасы чыгу уңаеннан матбугат очрашуына чакырабыз!

Пресс-релиз

Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасы чыгу уңаеннан матбугат очрашуы

Үткәрү вакыты:

4 август, сәгать 11.00дә башлана.

Үткәрү урыны:

“Татар-информ” МА (Казан, Декабристлар ур., 2)

Матбугат очрашуында катнаша:

Камил хәзрәт Сәмигуллин,  Татарстан мөфтие, ТР МДН рәисе;

Ришат Хәмидуллин,  “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе.

“Хозур” нәшрият йорты “Азан” радиосы белән берлектә Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасын төгәлләде.  Язма өчен Изге китапны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

Бу  бик тә үзенчәлекле диск, чөнки ул  бүгенге көндә  Россиянең хафиз мөфтие Коръәнне тулысынча укып яздырган бердәнбер аудиокоръән булып тора.  

Аудиоязманы әзерләү Бөтендөнья коръән-хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле  шәех Хәсән Хәдия күзәтчелегендә алып барылган. Һәр язма җентекләп кабат-кабат  тикшерелгән.  

Бу проект - Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасы һәр мөселманга файда китерер, мөгаллимнәргә эшләрендә ярдәмлек булыр, күңелләргә Коръән сүзләрен җиткерер дигән нияттә тормышка ашырылды.

ТР МДН матбугат хезмәте:  

info@dumrt.ru

8(843) 237-59-39

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы