Аксубай үзәк мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы үтте. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды:
- Татарстан Республикасы юстиция идарәсе министрлыгы тикшерүе нәтиҗәләре.
- "Гыйбәдәт Исламия" китабы, Корән уку ярышлары хакында.
- 26 ноябрдә Чистай шәһәрендә узачак казыят, хаҗ, зәкәт, хәләл комитет җыелышы хакында.
- Декабрь аенда мәүлет ае үткәрү хакында.
- Сәйдә абыстай Аппакова килүе хакында.
"Гыйбәдәт Исламия" китабы буенча чираттагы ярыш 27 ноябрдә Норлат шәһәрендә үтәчәк. 7 район арасыннан бер җиңүче Казан шәһәренә барачак. Шушы конкурсларга райондашларыбызны әзерләгән Муса, Фәнис, Халим хазрәтләргә рәхмәт.
26 ноябрдә Чистай шәһәрендә казыят, хаҗ, зәкәт, хәләл комитеты җыелышы үтәчәк. Декабрь аенда Аксубай мәдәният йортында мәүлет аена багышланган чара уздыру көтелә. 10 декабрдә кунак булып Казан шәһәреннән Сәйдә абыстай Аппакова киләчәк, иртәнге якта Аксубай мәдәният йортында, кичке якта Иске Ибрай авылындаочрашулар узачак", - дип имам-мөхтәсиб Равил хазрәт алдагы чаралар белән таныштырды.




