8 декабрь көнне Тәтеш районы Кече Әтрәч авылының мәчете ачылуның 20 еллыгына багышланган бәйрәм мәҗлесе үткәрелде. Әлеге чара авылның мәдәният йортында узды. Мәҗлестә Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Тәтеш районы хакимият башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сәйфуллов, "Нур" хуҗалыгы рәисе Радик Галимҗан улы Нургалеев, ТҖ МДНнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе, Көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Тәтеш районы имамнары, авыл халкы һ.б кунаклар катнашты. Нияз хәзрәт Сабиров ТР мөфтие исеменнән сәлам һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Җәлил хәзрәт халыкка үтемле, эчтәлекле вәгазь сөйләде. Мәҗлестә Пәйгамбәребез (с.г.в.) салаватлар әйтелде, Ильяс Халиков матур мөнәҗәтләр, дини җырлар башкарды. Авыл халкы оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.
Кече Әтрәч авылында бәйрәм чарасы узды
09 декабрь 2016 ел 10:45
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәменә корбанлыкка гаризалар кабул итә
21 май 2025 ел 11:52
Татарстан Мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгате
21 май 2025 ел 08:25
Болгар ислам академиясе 2025/2026 уку елына магистратура һәм докторантура программалары буенча документлар кабул итә
20 май 2025 ел 15:21
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы




