Мөфти хәзрәт үзенең чыгышында Мәүлидне үткәрү дөрес булуын Коръән аятьләре һәм хәдисләр белән дәлилләде, ә Рамил Мәрван улы Мәүлидне шәһәр күләмендә билгеләп үтүнең традициягә керәчәгенә ышаныч белдерде. Тантанага җылучылар шәһәрнең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илназ хәзрәт Яхинның пәйгамбәребезнең (с.г.в.) асыл сыйфатлары турындагы кыска, әмма бик тә эчтәлекле вәгазен тыңладылар. Аннары мөхтәсибәтнең “Хәзинә” якшәмбе мәктәбендә дин гыйлеме алучы балаларның чыгышы булды. Алар пәйгамбәребезне олылап салаватлар әйттеләр. Соңыннан тамашачыларга Ильяс Халиковның “Минбәр” дини театры спектакле күрсәтелде. Ул Болгар бабаларыбызның Ислам динен кабул итүенә багышланды.
Чаллыда мәүлид
27 декабрь 2016 ел 11:26
Соңгы яңалыклар
Әлмәт мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре арасында хоккей буенча Республика турниры узды
17 май 2025 ел 22:55
Мөфти Камил хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге X Укуларда катнашучыларны сәламләде
17 май 2025 ел 18:38
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



