Бөтендөнья балаларны яклау көне уңаеннан Буа мәдрәсәсендә балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Ул мәдрәсәдә белем алучы балаларның уку төгәлләнүе уңаеннан да үткәрелде. Балалалар программа нигезендә ислам дине нигезләрен, гакыйдә, шәригать хөкемнәрен, гарәп язуын, ислам тарихын өйрәнде һәм әхлак дәресләре алды. Еллык нәтиҗәләр буенча 2016–2017 нче уку елында “Әдәп – әхлаклы, тырыш, зирәк кыз” номинациясендә урыннар билгеләнде, махсус бүләкләр тапшырылды.
Буа мәдрәсәсендә балалар өчен бәйрәм
02 июнь 2017 ел 14:16
Соңгы яңалыклар
Татарстан Мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгате
21 май 2025 ел 08:25
Болгар ислам академиясе 2025/2026 уку елына магистратура һәм докторантура программалары буенча документлар кабул итә
20 май 2025 ел 15:21
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы




