Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында Казан шәһәрендә корбан чалу урыннарның җаваплы вәкилләре җыелды. Әлеге җыелышта Казан шәһәренең район имам-мөхтәсибләре һәм мәчетләрдә корбан чалуны оештыру өчен җаваплы имамнар, шәһәр администрациясе вәкилләре, ветеринария табиблары катнашты. Сөйләшү барышында мал-туарларның тиреләрен эшкәртүгә җибәрер алдыннан дөрес итеп тиз арада тозлап куюның әһәмияте аңлатылды һәм тире җыючы оешма күрсәтелде. Корбан чалу урыннарына тоз алып килү өчен Казан шәһәренең тоз базасы белән сөйләшүләр алып барылып, җитәрлек күләмдә алып булу мөмкинлеге турында әйтелде. Билгеле, мал-туар табиблары республикабызга читтән корбанлыкларны керткәндә рөхсәт кәгазьләре, документларның тәртиптә булуларына басым ясады. Җыелыш барышында Казан шәһәре башкарма комитетының телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар бүлеге башлыгы Илнур Шакиров катнашты.
Нәзарәттә янә Казанда корбан чалуны оештыру турында сөйләштеләр
29 август 2017 ел 17:41
Соңгы яңалыклар
Астанада тантаналы рәвештә Россиянең – “Хозур ТВ” һәм Казахстанның “Мунара ТВ” мөселман телеканаллары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
17 сентябрь 2025 ел 11:31
Нәзарәт җитәкчелеге Астанада дөньякүләм һәм традицион диннәр лидерлары Съездында катнаша
17 сентябрь 2025 ел 08:55
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


