Буа мөхтәсибәте авыллардан гөшер сәдакаларын җыерга кереште. Беренчеләрдән булып Яңа Тинчәле, Бикмураз, Татар буасы авыллары гөшерләрне җыеп, мөхтәсибәт махсус җыя торган урыннарга тапшыралар. Бүгенге көнгә халык 100 капчык яшелчә тапшырды. Бәрәңге, кишер, суган, кабак, патисон кебек яшелчәләрне районных мохтаҗ гаиләләре арасында тараталар һәм картлар йортына бирәләр. Мөхтәсибәт бу күркәм гамәл октябрь азагына авыллардан җыелып бетәр дигән өметтә кала.
Буа мөхтәсибәтендә 100 капчык гөшер сәдакасы җыйганнар
27 сентябрь 2017 ел 15:46
Соңгы яңалыклар

Махсус хәрби операция зонасына Казанның Ал таң мәчете һәм Ометьево бистәсе мөселманнарыннан гуманитар йөк тапшырылды
05 август 2025 ел 15:29

“Зәкят” фондының яшь тәрбияләнүчеләре теплоходта җәйге алты көнлек палаткалы сменага китте
04 август 2025 ел 13:30

Кукмара мөхтәсибәтендә Татарстанда быелгы беренче Мәүлид чарасы – IX Мәчкәрә укулары узачак
04 август 2025 ел 11:40
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы