Татарстанның көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хазрәт Зөфәров “Ягымлылык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә халык белән очрашты. Әлеге зональ тернәкләндерү үзәгенә төрле районнардан киләләр, бу очрашуга төрле милләт вәкилләре - барысы утызлап кеше Чаллы шәһәреннән, Чирмешән, Аксубай районнарыннан килде. Равил хәзрәт ислам диненең башка милләт һәм диннәргә карашы, дуслык һәм татулык турында әңгәмә алып барды, хакыйкый Ислам динебез хакында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Равил хәзрәт шулай ук “Ягымлылык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең күзәтү советында катнаша.
Казый халык белән аралашты
15 февраль 2018 ел 14:04

Соңгы яңалыклар

Нәзарәт МХО сугышчыларына тәгәрмәчле мәчеткә акча җыю өчен «Каһарман» акциясен игълан итә
27 гыйнвар 2025 ел 09:10

Рамазан алдыннан Нәзарәткә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә укырга 250 гә якын кеше килде
25 гыйнвар 2025 ел 11:45
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы