Бүген Татарстан Диния нәзарәте резиденциясенә Франциянең Россиядәге илчесе Сильви Берманн җитәкчелегендәге делегация килде. Кунакларны бигрәк тә республикабызда гомер итүче милләтләр һәм диннәр арасындагы уңай мөнәсәбәтләр, шулай ук Татарстан мөфтиятенең православие һәм яһүд руханилары белән конфессиональ элемтәләр алып бару мәсьәләләре кызыксындырды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге өлкәдә актив эш алып барылуы турында сөйләде, шулай ук кунакларны Татарстандагы дини мәгариф системасы, Болгар ислам академиясе ачылышы белән таныштырды, татар дини мирасы һәм Коръән-хафизлар мәктәбе торгызылуы турында әйтте.
Татарстан мөфтиятендә Франция илчесе Сильвия Берманн булды
19 февраль 2018 ел 12:53

Соңгы яңалыклар

2024нче елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды “яңа” 230 борынгы китапка баеды
22 гыйнвар 2025 ел 12:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы