Татарстан мөфтиятендә 100 дән артык укучыга букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды

26 август 2022 ел 12:00
Татарстан мөфтиятендә 100 дән артык укучыга букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды

Бүген, Мөхәррәм аеның 28 нче көнендә (26 августта), Белем көне алдыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган мәктәп укучылары белән очрашты. Мөфти аларга портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. Барлык уку кирәк-яраклары салынган букчаларны – башлангыч сыйныф укучылары, ә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган пакетларны өлкән сыйныф укучылары алды. Быел бөтен республикадан 100 укучы Белем көненә бүләкле булды. Мәктәп букчасына гадәттәгечә канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт дәресләре, рәсем сәнгате өчен җыелмалар һ.б. салынган.

Очрашу Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит! " республика акциясе кысаларында узды. Камил хәзрәт мөфтиятнең яшь кунакларын сәламләде, аларны якынлашып килүче Белем көне белән котлады, белемнең мөһимлеге һәм кыйммәте турында вәгазь сөйләде. Букчалар алганнан соң, кунаклар «Хозур» ресторанында бәйрәмчә төшке ашка җыелды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:58
Кояш чыга
6:02
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:00
Ахшам намазы
16:59
Ястү намазы
18:39
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
29
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100