Нәзарәтнең "Зәкят" фонды Донецк һәм Луганск качаклары балаларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итте

29 август 2022 ел 17:35
Нәзарәтнең "Зәкят" фонды Донецк һәм Луганск качаклары балаларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итте

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Донецк һәм Луганскидан килгән, хәзерге вакытта Лаеш һәм Яшел үзән районнарында 2 вакытлыча торак урыннарында яшәүче качакларга гуманитар ярдәм күрсәтте. Бүген, сәфәр аеның 2нче көнендә (29нчы августта), 21 качак баласына букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Аларның 8е – башлангыч сыйныф укучысы, ә 13е – өлкән сыйныф укучысы.

Билгеле булганча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Донецк һәм Луганскидан килгән качакларга 2022 елның апреленнән бирле гуманитар ярдәм күрсәтә. Агымдагы елның яз башында 462 кешегә беренче чиратта кирәк булган кирәк-яраклар, шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясе әйберләре тапшырылды. Нәзарәтнең "Зәкят" фонды алга таба да Донбасстан килгән качакларга ярдәм итәргә ниятли.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
29
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100