“Хозур” нәшрият йорты мобилизацияләнгән мөселманнар өчен махсус дога җыентыкларын 20 мең данә өстәмә тираж белән нәшер итә

31 октябрь 2022 ел 15:02
“Хозур” нәшрият йорты мобилизацияләнгән мөселманнар өчен махсус дога җыентыкларын 20 мең данә өстәмә тираж белән нәшер итә

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты Россия мөселманнарының күпсанлы үтенечләрен исәпкә алып, Татарстаннан һәм илебезнең башка субъектларыннан мобилизацияләнгән дин кардәшләребез, шулай ук аларның туганнары һәм якыннары: хатыннары, ата-аналары, балалары өчен өстәмә тираж белән 20 мең данәдә “Молитвы – дуа” дип исемләнгән кесә җыентыгын нәшер итәчәк. Китапларны бастыру чыгымнарын үз өстенә хәйрияче алды.

Тиражның бер өлеше 3нче ноябрьгә, ә калганы – киләсе атна дәвамында әзер булачак.

Моңа кадәр әлеге китаплар Казандагы мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларына килгән дин кардәшләргә 4500 данәдә бушлай таратылган иде.

Китаплар – уч төбенә сыйдырышлы, димәк, солдатлар аларны һәрвакыт үз янында тота һәм махсус хәрби операция үткәрү урыннарында авыр минутларда файдалана ала. “Молитвы – дуа” дип исемләнгән басмада Аллаһыдан ярдәм һәм яклау сорау өчен, шулай ук борчылу һәм куркудан, дошманнардан котылу өчен һ.б. догалар тупланган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:13
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100