«Карадениз» мәчетендә җир тетрәү корбаннарына багышлап хәтем һәм җәмәгать белән дога кылыначак

07 февраль 2023 ел 16:11
«Карадениз» мәчетендә җир тетрәү корбаннарына багышлап хәтем һәм җәмәгать белән дога кылыначак  

Иртәгә, 8 февральдә, ТР МДН Биектау мөхтәсибәтенең «Карадениз» мәчетендә Сүриядә һәм Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән дин кардәшләргә багышлап Коръән хәтем кылына башлаячак. Изге Китапны тулысынча укып чыгу РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан Казан ислам университеты каршындагы Усман ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге белән берлектә оештырыла. Коръән хәтеме тәмамлангач, җәмәгать белән фаҗига корбаннары өчен – Аллаһының рәхмәтен, ә җәрәхәт алучыларга шифа бирүне сорап, дога кылыначак. 

Әлеге күркәм башлангычка теләгән дин кардәшләребезне кушылырга чакырабыз. 

Чара ястү намазыннан соң (җирле вакыт белән 18:17 сәгатьтә), «Карадениз» мәчетендә башлана. Катнашучылар өчен пылау белән чәй өстәле каралган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100