Нәзарәткә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко килеп китте

21 февраль 2024 ел 12:48
Нәзарәткә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко килеп китте

Шәгъбан аеның 11нче көнендә (21нче февральдә), Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунаклар – Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән очрашты.

Камил хәзрәт кунаклар өчен Галиев мәчете буйлап экскурсия үткәрде, тарихи бинада башкарылган төзекләндерү эшләре, мәчетнең архитектур үзенчәлекләре, танылган иганәчеләре һәм күренекле имамнары турында сөйләде.

Очрашуның төп өлеше Татарстан мөфтияте бинасында үтте. Әңгәмә барышында Мөфти Камил хәзрәт Коръән өйрәнү, ислам мәгарифе, нәшрият эшчәнлеге, хәйриячелек өлкәсендәге проектлар һәм башка өстенлекле эшчәнлек юнәлешләре буенча сөйләп узды.

РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога шулай ук “Хозур” нәшрият йорты проектлары тәкъдим ителде. Дмитрий Николаевич үз чиратында Казанда һәм мөфтияттә булганда алган тәэсирләре белән уртаклашты, Татарстан мөфтиятенең казанышларын уңай бәяләде.

Очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт кунакларга бүләкләр тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
Rambler's Top100