Татарстан хаҗилары туган җирләренә әйләнеп кайта башлады

24 июнь 2024 ел 12:00
Татарстан хаҗилары туган җирләренә әйләнеп кайта башлады

Кичә, Зөлхиҗҗә аеның 17нче көнендә (23нче июньдә), “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы ярдәмендә хаҗ кылган Татарстан хаҗилары Казанга кайта башлады. Габдулла Тукай исемендәге халыкара аэропортта аларны хаҗ операторы вәкилләре, якыннары, дуслары һәм гаилә әгъзалары каршы алды.

Беренче булып туган җиргә Тимур хәзрәт Матвеев җитәкчелегендә 15 хаҗи аяк басты. Аннары кич белән 168 хаҗидан торган тагын 4 төркем кайтты. Аларны танылган имамнар – Марат хәзрәт Мәрданшин, Илмир хәзрәт Хәсәнов, Сәлимҗан хәзрәт Домнин, Сәлим хәзрәт Гайнуллин җитәкләде. Хаҗиләр Казанга Җиддәдән (Согуд Гарәбстаны) туры рейс белән очты. Хаҗиларның кайтуы дәвам итә.

Хаҗиларның иң соңгы төркеме Казанга Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин һәм Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җитәкчелегендә 1нче июльдә кайтып җитәчәк.

2024нче елда “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы аша Татарстаннан 1800 кеше изге урыннарга китте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы башкарды һәм үзләрен яхшы хис итә. Хаҗ вакытында аларны шәригать хокукын һәм гарәп телен белгән тәҗрибәле җитәкчеләр озатып йөрде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Rambler's Top100