Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 6 нчы көнендә (9 октябрь), Татарстан Мөфтие Камил хззрат Сәмигуллин «Мәрҗани» мәчетендә танылган төрек продюссеры, "Боздаг Фильм" Директорлар советы рәисе Мәхмәт Боздаг белән очрашты. Аны Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз озатып йөрде. Мөхтәрәм кунаклар реставрацияләнгән "Мәрҗани" мәчетен карады. Аннары Мөфти кунакларны "Зәңгәр" мәчет белән таныштырды. Ул аларга бай мөселман китапханәсен күрсәтте, мәчет тарихы һәм аның эшчәнлеге, мәчетне үстерү планнары турында сөйләде. Монда алар бергәләп намаз укыды.
Танылган төрек продюссеры Мәхмәт Боздаг Казан шәһәренең "Мәрҗани" һәм "Зәңгәр" мәчетләрендә булды
09 октябрь 2024 ел 15:09
Соңгы яңалыклар
Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшенең бишенче юбилей сезонын башлады
21 октябрь 2025 ел 10:09
Татар хәзрәтләре “десанты” ислам һәм әдәп-әхлак турында лекцияләр белән Татарстан районнарына чыкты
21 октябрь 2025 ел 08:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы







