Татарстан Мөфтие ифтарда Лаеш мөселманнары белән очрашты

05 март 2025 ел 21:25
Татарстан Мөфтие ифтарда Лаеш мөселманнары белән очрашты

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың төрле районнарында халык белән күчмә очрашулар уздыруын дәвам итә. Изге Рамазан аенда бу очрашулар ифтар вакытында уза. Ифтарга җирле мөселманнар һәм мәхәллә кешеләре генә түгел, җитәкчеләр, хәйриячеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре дә җыела.

Татарстанда иң зур ифтарларның берсе Лаеш районының Усад авылындагы «Ихлас» мәчетендә дә уза. Бу ифтар җирле халык өчен генә түгел, мохтаҗлар һәм юлчылар өчен дә традицион вакыйгага әверелде. Бүген Лаеш мөхтәсибәте Лаеш районы якташлык җәмгыяте белән берлектә оештырган ифтарга Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килде.

Рамазан аенда ифтарлар биредә инде 6 ел рәттән, ягъни мәчет ачылганнан бирле оештырыла. 2025 елга кадәр алар Рамазан ае чатырында оештырыла иде, әмма быел чаралар «Ихлас» мәчете янында урнашкан, күптән түгел төзелгән Мәгърифәт үзәге бинасында үткәрелә башлады. Бинаның беренче катында төрле чаралар, шул исәптән ифтарлар уза. Бина рәсми рәвештә ачылмаса да, биредә инде биш ифтар оештырылды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен зал 320 кешегә исәпләнгән, ә аскы катта балалар өчен ризык әзерләнә. Шулай итеп, монда көн саен ифтарга 350дән артык кеше җыела. Салкын вакытта бу бина мондый чараларны үткәрер өчен бик кирәк.

Бүгенге ифтар мәҗлесе район үсешендә актив катнашучы абруйлы шәхесләрне, шулай ук социаль әһәмияткә ия проектларга һәм чараларга ярдәм итүче хәйриячеләрне җыйды. Ифтар Лаеш районында туып үскән кешеләрне берләштерүгә ярдәм итте, эшлекле хезмәттәшлек һәм дустанә аралашу мохите тудырды, агымдагы мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә булышты. Чарага якташлык җәмгыятенең иганәчеләре һәм меценатлар чакырылган иде. Ифтарда катнашучылар арасында Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, Лаеш районының «Туган як» якташлык җәмгыяте рәисе Азат Гайнетдинов, шулай ук зур эшмәкәрләр бар иде.

Мөфти Камил хәзрәт ифтар вакытында Лаеш районы халкы һәм “Ихлас” мәчете мәхәлләсе белән очрашу үткәрде. Ул үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде һәм Рамазан аенда Коръән укуның әһәмиятен билгеләп узды. Камил хәзрәт барлык катнашучыларны Коръән укырга һәм аны яттан өйрәнергә өндәп чыгыш ясады. Ул шулай ук ифтарда катнашучыларга Татарстан Диния нәзарәтенең төрле өлкәләрдәге эшчәнлеге турында сөйләде, мөфтият проектларында: хәйрия һәм социаль әһәмиятле чараларда, конкурсларда һ.б. актив катнашырга чакырды.

Ифтар вакытында аерым игътибар махсус хәрби операциядәге мөселман сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү кирәклегенә юнәлтелде. Камил хәзрәт искәртеп узганча, 2025нче ел Нәзарәттә Каһарманнар елы дип игълан ителде. Очрашу сугышчылар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылу белән тәмамланды.

Бүгенге ифтар кысаларында Мөфти Камил хәзрәткә якташлык җәмгыяте һәм мөхтәсибәтнең уртак проектлары тәкъдим ителде. Шундыйларның берсе – мәчет яннарында эчәргә яраклы саф су чыганакларын ачуны күздә тотучы “Чишмә” проекты. Татарстанның танылган җәмәгать эшлеклесе, Лаеш районының “Туган як” якташлык җәмгыяте рәисе Азат Гайнетдинов башлангычы белән Лаеш районында бүгенге көндә 16 урында чишмә ачылды. Хәзерге вакытта әлеге проект бөтен Татарстанга киң җәелдерелә.

Белешмә өчен. Бүгенге көндә Лаеш мөхтәсибәтендә 25 мәчет эшли. Аларның күбесендә көн саен яки көн аралаш мөмкинлеккә карап ифтарлар оештырыла. Моннан тыш, берничә мәчеттә Коръән хәтем чыгалар – хафизлар тәравихта Коръәнне тулысы белән укый. Ә менә Сокуры авылының “Ихсан” мәчетендә Рамазан дәвамында хатын-кызлар өчен Коръән дәресләре уза.

Рамазан аенда Мөфтинең очрашулары дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы