Мөфти Kazan Halal Market ярминкәсендә илебезнең дүрт җитештерүчесенә "Хәләл" стандарты комитеты таныклыкларын тапшырды

14 май 2025 ел 13:21
Мөфти Kazan Halal Market ярминкәсендә илебезнең дүрт җитештерүчесенә "Хәләл" стандарты комитеты таныклыкларын тапшырды

Бүген, зөлкагъдә аеның 16нчы көнендә (14нче майда), Казанның Агросәнәгать паркында Kazan Halal Market хәләл азык-төлек ярминкәсенең рәсми ачылышы алдыннан Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тантаналы рәвештә илебезнең дүрт җитештерүчесенә Нәзарәтнең хәләл стандартына туры килү турында таныклыклар тапшырды. Әлеге чарада шулай ук Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитете җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников, Фарсы култыгы гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге шурасының аккредитацияләү үзәге (GAC) генераль директоры Мотеб Әл Мезани һәм аның ярдәмчесе Мөхәммәд Әл-Җәйд катнашты.

Таныклыкларны түбәндәге оешмалар алды:

  • “Чистополье” холдинг компаниясенең Болгар шәһәрендәге ит эшкәртү заводы (генераль директоры Наил Ринат улы Залаков);
  • “Чистополье” холдинг компаниясенең “Лениногорск кошчылык фабрикасы” (күркә ите җитештерү) (генераль директоры Наил Ринат улы Залаков);
  • сөт ризыклары җитештерү буенча махсуслашкан Алексеевск сөт заводы ҖЧҖ (коммерция директоры Ләйсән Нәзир кызы Агафетова);
  • шәхси эшмәкәр Нурисламова Айгөл Ришат кызы («Әлбәттә, с татарским акцентом» туңдырмасын җитештерүче).

Таныклыклар җитештерү барышы Татарстан мөфтиятенең Хәләл стандартына туры килүен раслый.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы