Бүген, зөлкагъдә аеның 16нчы көнендә (14нче майда), Казанның Агросәнәгать паркында Kazan Halal Market хәләл азык-төлек ярминкәсенең рәсми ачылышы алдыннан Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тантаналы рәвештә илебезнең дүрт җитештерүчесенә Нәзарәтнең хәләл стандартына туры килү турында таныклыклар тапшырды. Әлеге чарада шулай ук Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитете җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников, Фарсы култыгы гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге шурасының аккредитацияләү үзәге (GAC) генераль директоры Мотеб Әл Мезани һәм аның ярдәмчесе Мөхәммәд Әл-Җәйд катнашты.
Таныклыкларны түбәндәге оешмалар алды:
- “Чистополье” холдинг компаниясенең Болгар шәһәрендәге ит эшкәртү заводы (генераль директоры Наил Ринат улы Залаков);
- “Чистополье” холдинг компаниясенең “Лениногорск кошчылык фабрикасы” (күркә ите җитештерү) (генераль директоры Наил Ринат улы Залаков);
- сөт ризыклары җитештерү буенча махсуслашкан Алексеевск сөт заводы ҖЧҖ (коммерция директоры Ләйсән Нәзир кызы Агафетова);
- шәхси эшмәкәр Нурисламова Айгөл Ришат кызы («Әлбәттә, с татарским акцентом» туңдырмасын җитештерүче).
Таныклыклар җитештерү барышы Татарстан мөфтиятенең Хәләл стандартына туры килүен раслый.