Мөфти Татарстан Рәисе Катарның иганәләр һәм ислам эшләре министры белән очрашуда катнашты

14 май 2025 ел 17:23
Мөфти Татарстан Рәисе Катарның иганәләр һәм ислам эшләре министры белән очрашуда катнашты

Бүген, 14 майда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләтенең иганәләр һәм ислам эшләре министры Ганем Әл Ганим белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты, ул кичә хөрмәтле кунакны "Камил" мәчетендә рәсми булмаган шартларда кабул итте.

Ганем Әл Ганим Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисади форумы чараларында катнашу өчен килде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия белән Катар арасындагы мөнәсәбәтләр сәүдә-икътисади, мәдәни-гуманитар һәм фәнни-техник өлкәләрдә үсә. "Катар – Россиянең Якын Көнчыгыштагы мөһим һәм ышанычлы партнеры", - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Татарстан Республикасы Рәисе ассызыклаганча, Татарстан ислам дөньясы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән багланышларга зур әһәмият бирә. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлектә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшли, аны Россия Президенты йөкләмәсе буенча 2014 елдан Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Шулай ук ул Татарстанның Россия мөселман халыкларының рухи мәдәниятендә аерым урын тотуын билгеләп үтте. 922 елда Идел буе Болгары исламны дәүләт дине буларак кабул итә. Бүгенге көндә төбәктә 1600 дән артык мәчет эшли, ислам мәгарифенең алга киткән күп дәрәҗәле системасы булдырылган. 2017 елдан Болгар ислам академиясе эшли: ул югары квалификацияле белгечләр әзерли.

Ганем Әл Ганим җылы кабул итүләре һәм кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. "Киләчәктә дә безнең дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк.  Шулай ук без туризмны үстерергә омтылабыз. Мин борынгы Болгар шәһәрендә булдым, бу уникаль урын», – диде министр.

Моннан тыш, Ганем Әл Ганим хәләл, инвестицияләр, ислам банкингы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы белән Катар дәүләте арасындагы элемтәләрне ныгытуга зур өлеш керткән өчен Рөстәм Миңнеханов Ганем Әл Ганимга Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы